Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре дә митингта катнаштылар

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы ел башыннан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетына аучылык билетын бирү һәм юкка чыгаруга 1695 гариза килгән, шуларның 1073 е – электрон рәвештә.

Аны алу өчен гариза бирүчегә электрон гариза тутырырга, шулай ук баш киеме булмаган анфас ка йөзе ачык сурәтләнгән 3 х 4 см күләмле 2 фотосурәт әзерләргә кирәк.

Хезмәт гаризаны карый башлаганнан бирле 5 эш көне эчендә бирелә.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлекләре ачык - хезмәтләр алу белән бәйле мәгълүматның булуы, вакытлыча чыгымнарны киметү, шулай ук уңайлы вакытта теләсә кайсы урыннан гариза бирү мөмкинлеге.

Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан электрон рәвештә 9 дәүләт хезмәте күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International