Татарстанда күчемсез милекне теркәүнең уртача срогы ике эш көнен тәшкил итә

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Росреестры әнә шундый күрсәткечләрне ел башында һәм август азагына чагыштырып китерә. Күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милекне Бердәм исәпкә алу һәм теркәү процедурасы буенча вакытлар аеруча кыскарды.

Август аенда Татарстанда күчемсез милеккә хокукларны теркәүнең уртача срогы 2 эш көне тәшкил иткән. Шул ук вакытта Татарстан Росреестры тарафыннан электрон рәвештә тапшырылган гаризаларны уртача бер көндә эшкәртә.

Ел башы белән чагыштырганда, кадастр исәбен алу срогы ике тапкыр кимегән – 4-2 эш көне. Шулай ук Бердәм процедураны үткәрүнең уртача вакыты сизелерлек кимеде: күчемсез милекне кадастр учетына куярга һәм бер үк вакытта аңа хокукларны 3 эш көне эчендә теркәргә була. Элегрәк бердәм процедура буенча күчемсез милекне рәсмиләштерүгә бу ел башында уртача 7 көн, ел уртасында 6 көн китә иде.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатма бирүенчә, күчемсез милекне рәсмиләштерү срогы, гамәлдәге законнар нигезендә, 7-9 эш көненнән артып китә алмый (көнкүреш күчемсез милектән кала), ә бердәм процедура буенча – 12 эш көненнән. Хәзерге вакытта Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштерүнең факттагы срогы нибары ике эш көнен алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International