15 сентябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә елның иң матур вакытына — көзгә багышланган «Көз — матур чор» дигән темага көзге утырыш уздырылды. Китапханәче көз турында кызыклы фактлар белән таныштырды, көзнең сынамышлары, халык традицияләре, гореф-гадәтләре, әбиләр чуагы турында сөйләде, «Көз табышмаклары»викторинасында катнаштылар. "Яз яме чәчәкләр белән, көз яме җимешләр белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Барлык катнашучылар да актив һәм шат иде. Алар бик теләп күңелле конкурс биремнәрен үтәделәр.