План буенча, 2022елның 1 нче сентябреннән 10 сентябренә кадэр “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”дәүләт казна учреждениесендә Экстремизмга - Юк!» ункөнлеге кысаларында чаралар оештырылды.
Ункөнлек чорында барлык төркемнәрдә дә экстремизм һәм террорчылык күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән тематик рәсем конкурслары, әңгәмәләр һәм лекцияләр уздырылды, дөньядагы иң зур терактлар турында видеолар каралды, «Спортка-Әйе, Терроризмга-юк!" дигән спорт уеннары оештырылды һәм «Без Террорсыз тынычлык өчен» стена газетасы чыгарылды.
Шулай ук балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр белән гадәттән тыш хәлләр буенча гамәли күнекмәләр һәм теоретик белемнәрне камилләштерү максатыннан, объектта шикле предметлар табылганда, шулай ук террорлык акты ясалу яисә аны башкарганда гамәлләр буенча планлы практик күнегү үткәрелде.