Халык уеннары

2022 елның 16 сентябре, җомга

Халык уеннары күп гасырлык тарихка ия, алар бүгенге көнгә кадәр тирән борынгы заманнардан буыннан-буынга күчеп, иң яхшы милли традицияләрне үз эченә алган. Балалар өчен халык уеннары педагогик яктан бик кадерле. Алар характер, акыл, ихтыяр тәрбияләүгә зур йогынты ясыйлар, әхлакый хисләр үстерәләр, баланы физик яктан ныгыталар, халык иҗатына кызыксыну тудыралар.Олылар да, безнең балалар да мобиль уеннар уйнарга яраталар! Шуңа күрә Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Халык уеннары»буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар халык уеннарының күптөрле булуына инандылар! Еш кына бу - халык җырлары, биюләре белән хәрәкәтчән уеннар. Балаларга күңел ачу бик ошады: алар уеннар геройларына әверелделәр, үзләренең җитезлекләрен һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Халык уеннары онытылырга тиеш түгел. Алар төп максатларын үтәгәндә уңай нәтиҗәләр бирәчәкләр – балаларга рәхәтлек һәм шатлык китерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International