“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты” дәүләт казна учреждениесендә «Үз белемең белән уртаклаш» Бөтенроссия акциясе.

2022 елның 9 сентябре, җомга

8 нче сентябрь көнне "Үз белемең белән уртаклаш" Бөтенроссия акциясе кысаларында “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”дәүләт казна учреждениесендә "Россиядә Интернет" һәм "Кәрәзле телефоннарның зыяны һәм файдасы"дигән темаларга лекцияләр үткәрелде.

Беренче тема буенча спикер итеп безнең балалар йорты директоры Хуҗин М. М., икенче тема буенча Курсабаш сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  интернат-мәктәбе директоры Шарипов А.Н. чыгыш ясады. Алар үз белемнәре белән уртаклаштылар.

Хәрби-патриотик тема буенча тәрбияче Сираҗиева Г.Ф. чыгыш ясады.

Лекцияләр ахырында темалар буенча йомгак ясалды. Балаларга уен рәвешендә сораулар бирелде. Балалар кызыксынып, сорауларга җавап бирделәр. Барлык дөрес җаваплар өчен алар бүләкләр алдылар. Шулай ук балалар лекцияләр тематикасы буенча рәсемнәр буяды. Чара кызыклы һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International