«Дөрес туклану турында сөйләшү» программасын тормышка ашыру кысаларында сентябрь башында районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар, «Укучының сәламәт туклануы» акцияләре уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре, шәфкать туташлары балаларга балалар сәламәтлеге, балалар организмының сәламәт һәм дөрес туклануга ихтыяҗы турында сөйләделәр. Балалар плакатларны өйрәнделәр, махсус блокнотларда эшләделәр, шәфкать туташлары тәкъдимнәре буенча меню төзергә өйрәнделәр.