Халыкара грамоталылык көне

2022 елның 9 сентябре, җомга

8 нче сентябрьда бөтен дөньяда Халыкара грамоталылык көнен билгеләп үтәләр. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 сентябрьдә диктант оештырдылар . Бу көн 1966-нчы елда Тегеран шәһәрендә (Иран) узган «белемсезлекне бетерү буенча бөтендөнья мәгариф министрлары конференциясе» тәкъдиме буенча гамәлгә куелган. Грамоталылык - кеше белеменең һәм үсешенең иң мөһим элементларының берсе. Вакыт узу белән грамоталылык төшенчәсе үзгәрде. Әгәр элек туган телдә укый һәм яза белгән кеше грамоталы саналса, бүген ул җәмгыятьтә яшәү өчен кирәкле белемнәр һәм күнекмәләргә ия булуны таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International