Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында анда тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында гадәттән тыш хәлләрдә эвакуация буенча тренировка булды. Тревога кнопкасы сигналы буенча балаларны оешкан төстә бакча территориясенә алып чыгу оештырылды. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен, янгын куркынычсызлыгы буенча укулар һәм уен ситуацияләре балалар бакчасында ел дәверендә даими оештырыла. Иң кечкенә балалар да курыкмадылар, педагог күрсәтмәләрен тиешенчә үтәделәр.