Маяк картодромы

2022 елның 4 сентябре, якшәмбе

3-4 сентябрьдә Саба районының Лесхоз бистәсендәге "Маяк" картодромында Стриж, Пилот, 125А, 125Б классларында 27 нче Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Кубогы ; Honda GX200, Honda GX270-юниор классларында Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды Ярышларда 100дән артык спортчы катнашты. Спортчылар шәһәр һәм район этапларында үзләренең осталыкларын исбатладылар инде. Картингчыларның яше төрле-7 яшьтән 17 яшькә кадәр, ләкин һәркемнең максаты бер-җиңү. Ярышларны оештыручылар: Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International