Остәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры "Идел буе ракетасы" спорт ПОДА

2022 елның 3 сентябре, шимбә

17-20 август көннәрендә Ульяновск шәһәрендә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры "Идел буе ракетасы" спорт ПОДА узды. Турнирда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән спортчылар катнашты. Безнең спорт мәктәбе "САБА-АРЕНА " спортчылары бу турнирда лаеклы чыгыш ясадылар. Шәхси зачетта 1 урын Горчоховатченко Галина, Фәйзетдинова Сафира, Шаманов Нияз, Саппаров Руслан, Имамиева Риянада. 2 урын - Шәфигуллин Фаил, Шәйдуллина Элина. 3 урын-Халикова Зәринә, Фәтхриев Ирек, Гыйлемханов Давид. Команда зачетында составында Фәйзетдинова Сафира, Гороховатченко Галина, Имамиева Рияна уйнаган Татарстан 2 командасы лаеклы 1 урынны яулады,составында Шәйдуллин Элина, Халикова Зарина уйнаган Татарстан-1 командасы, көмеш призер булды. Составында Шәфигуллин Фаил һәм Саппаров Руслан уйнаган ир-атлар командасы барлык көндәшләрен җиңеп алтын медальләр яулады. Фәтхриев Ирек Чубаров Василий белән микс командасында көмеш медальләр дә яулады . Барлык спортчыларны һәм тренер Исмаилов Фәрход Усман улын шундый югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International