Татарстанда «гараж амнистиясе» гамәлдә булган вакытта 3,8 меңнән артык күчемсез милек объекты рәсмиләштерелгән

2022 елның 2 сентябре, җомга

Республика халкы «гараж амнистиясе» эшли башлаганнан бирле 2,2 мең гараж объектына һәм 1,6 мең җир кишәрлегенә карата хокук рәсмиләштергән. Бу хакта Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр итте.

"Гараж амнистиясе турындагы Закон нәкъ бер ел элек-2021 елның 1 сентябрендә үз көченә керде. Шуның аркасында республика халкы гаражларны гына түгел, алар астында урнашкан җир кишәрлекләрен дә милеккә бушлай рәсмиләштерә ала. Моны биш ел эчендә гадиләштерелгән схема буенча эшләп була - 2026 елның 1 сентябренә кадәр. Закон гамәлгә кергәннән бирле безнең төбәктә «гараж амнистиясе буенча 3,5 меңнән артык күчемсез милек объекты теркәлгән", - дип хәбәр итте Лилия Борһанова.

«Гараж амнистиясе» лидерлары элеккечә Казан һәм Чаллы, шулай ук Әлмәт (биредә 730га якын объект теркәлгән) һәм Чистай (434 объект) районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International