2022 елда «Добрый край - Игелек җире» конкурсында җиңү кысаларында муниципаль волонтерлык үзәгенә мөлкәт тапшыру тантанасы

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

2022 елның 14 августында Байлар Сабасында  «Добрый край - Игелек җире» конкурсында җиңү кысаларында муниципаль волонтерлык үзәгенә мөлкәт тапшыру тантанасы узды.

Тантанада катнаштылар: "ТР Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге" автоном коммерциячел булмаган оешмасының башкарма директоры-Мөбәрәкшин Айрат Илдус улы; Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе - Кәримов Марат Рәшит улы; Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы-Гарипов Ирек Рамазан улы; «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры урынбасары - Вәлиев Альберт Кави улы.

Тапшыру тантанасыннан соң Мөбәрәкшин Айрат Илдус улы Саба районы волонтерлары өчен лекция үткәрде. Шулай ук тантанада "Волонтер" үзәге координаторы Әхмәтова Алсу Гыйниятулла кызына Саба муниципаль районы башлыгынын рәхмәт хаты тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International