6 август көнне Сатыш авылында хатын-кызлар командалары арасында Динә Галләмова истәлегенә багышланган волейбол турниры булып узды. Ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Турнирда Саба һәм Теләче районнарыннан 8 команда катнашты.
Турнирның җиңүчесе-Шәтке командасы (Теләче районы);
2 урын-Симет (Саба районы);
3 урын-Бигәнәй (Саба районы);
4 урын-Теләче (Теләче районы);
5-8 урын-Сатыш;
5-8 урын-Тимершык;
5-8 урын-Шытсу;
5-8 урын-Төркемдәшләр. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Турнирны оештырган өчен Динә Галләмованың туганнарына һәм дусларына, Сатыш авылы яшьләре һәм спонсорларына рәхмәт белдерәбез.