Сак булыгыз, алар агулы!

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Россиянең үсемлекләр дөньясы бай һәм төрле, ул берничә дистә мең төр үсемлекләрдән тора. Анда агулы үсемлекләр һәм гөмбәләр аерым урын алып тора. Шул ук вакытта аларның күбесенең мондый үзлекләре турында аңлап та бетермибез, чөнки аларның тышкы кыяфәтләре еш кына алдата. Шул уңайдан Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән «Сак булыгыз, алар агулы!» дип аталган чара уздырдылар. Балаларны агулы үсемлекләр төрлелеге белән таныштырдылар, алар кеше тормышы өчен куркыныч. Бу чарада агулы үсемлекләрне рәсемнәр һәм табышмакларда китерелгән билгеләр буенча аерырга өйрәнделәр. Шулай ук медицинада кулланыла торган кайбер агулы үсемлекләрнең файдалы үзлекләре турында сөйләделәр, балаларны табигатьтә таныш булмаган үсемлекләргә игътибар белән карарга өйрәттеләр. Агулы үсемлекләр белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре белән таныштырылар. Саклык, үз сәламәтлегеңә карата җаваплылык хисе үстерделәр. Соңыннан агулы гөмбәләр һәм җиләкләр турында викторина үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International