Татар орнаменты

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Татар халык орнаменты халык сәнгатенең үзенчәлекле һәм якты сәхифәсен тәкъдим итә. Декоратив-гамәли сәнгатьнең төп чарасы буларак, ул шул ук вакытта халык, аның мәдәнияте һәм сәнгате формалашуның катлаулы тарихын чагылдыра. Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Татар орнаменты» дигән мастер-класс үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-балаларга татар халык костюмы тарихы турында яңа белемнәр бирү, ватанпәрвәрлек, үз ватаныңа карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү, шулай ук кәгазь һәм инструментлар белән эшләү күнекмәләрен үстерү, хезмәт алымнарын башкарганда пөхтәлек һәм җыйнаклык, хезмәт сөючәнлек, тыңлау, аралашучанлык, активлык, хезмәт культурасы, коллективта эшли белү. Алып баручы орнамент төрләре турында сөйләде, баш киемнәре, милли күлмәк, бизәкләр, яулыкларлар күрсәтте. Моннан тыш, балалар карандаш ярдәмендә татар орнаментының гади бизәкләрен ясарга өйрәнделәр, аппликация белән эшләделәр — түбәтәй, алъяпкыч, читек һәм калфаклар бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International