«Мыеклы песикәй» дип исемләнгән танып-белү сәгате

2022 елның 9 августы, сишәмбе

8 август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә «Ромашка» балалар бакчасы балалары белән «Мыеклы песикәй» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар мәчеләрнең бик күп токымнары барлыгын белделәр, мәчеләр турында табышмакларга җавап бирделәр. "Минем яраткан мәчем" дигән күргәзмә оештырылды. Балалар бик теләп үзләренең песиләре  турында сөйләделәр. Чара презентация карау белән тәмамланды. Чара балаларга уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International