Физкультурачылар көне-һәркайсыбызның бәйрәме

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Җәмгыять тормышында физкультура һәм спортның әһәмияте бәяләп бетергесез. Балалар бакчасыннан һәм мәктәп эскәмиясеннән башлап, алар һәр кешенең тормышында ныклы урын алып торалар.

Шунысы куанычлы, аларның тарафдарлары елдан-ел арта, шул исәптән безнең илдә һәм республикада спорт заллары, мәйданчыклар, кортлар, стадионнар, бассейннар, спорт мәктәпләре төзү нәтиҗәсендә дә.

Физкультурачылар көне-ул югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел. Бу безнең һәркайсыбызның бәйрәме, чөнки бары тик сәламәт һәм матур тәндә генә сәламәт, күтәренке рух яши һәм эшли!

 Сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен 5 августта район стадионында спорт чаралары үткәрелде. Сабабаш командасы физкультурачылар көненә багышланган уеннарда актив катнашты. Спорт бәйрәме катнашучыларга да, җанатарларга да бик күп уңай эмоцияләр китерде. Ярышлар бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International