Мәдәни проект -"Җыр - биюле кичке уеннарга болыннарга кайтам чор аша”

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Олы Нырты авылында " Җыр- биюле кичке уеннарга болыннарга кайтам чор аша" дигән кичке уеннардан торган мәдәни проект  башланып китте.Әлеге чараны Олы  Нырты мәдәният йорты , Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре бергәләп әзерләделәр. Чарага әзерлек барышында, авылның өлкэн буын кешелэре белән очрашып , кичке уенның урыны сайланды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре " Су юлын күрсәту" йоласын башкарып ,  элекке гореф- гадәтлэребезне авылыбызның яшь буынына җиткерделэр.  Авылның имам хатыйбы  Мансур мулла кичке уенга узенең фатихасын бирде. Яшь вакытларын искэ төшереп, ул элеге уеннар турында узе язган шигырьләрен укып китте. Кичке уенга килгэн һэр кеше җырларда , биюләрдэ , халык уеннарында катнашып, күңел ачты. Халкыбызның кичке уеннарда  гына уйнала торган " Наза" , "Йөзек салыш", Кульяулыклы" , Биш парлы", " Сигезле биюе" кебек уеннар уйналды. Кукмара районыннан килгэн коллегаларыбыз, бәйрәмне тагын да җанландырып, матур мизгелләр бүләк иттелэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International