XIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

2022 елның 26 июленнән 31 июленә кадәр Омск өлкәсендә XIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары узды.

Омск өлкәсенә уеннарда катнашу өчен 1200 гә якын спортчы - Россиянең 46 төбәгеннән һәм Белоруссиядән килгән вәкилләр килде.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов И.Р. җитәкчелегендә безнең район спортчылары әлеге ярышларда катнаштылар. Татарстан Республикасы җыелма командасы гомумкоманда 5 нче урынны яулады. Аерым алганда, безнең спортчылар аркан тарту буенча ярышларда 2 нче урынны, волейбол буенча ир-атлар командалары арасында 5 нче урынны, мини-лапта буенча 9 нчы урынны, сыер савучылар арасында өч төр ярышны 4 нче урынны яуладылар.

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International