Балалар өчен Сабантуй "Балачак һәм шатлык бәйрәме".

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

27 июль көнне Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Балачак һәм шатлык бәйрәме"дигән балалар өчен Сабантуй үткәрделәр.

Барлык балалар да бу бәйрәмгә күңел ачырга һәм уйнарга килделәр. Гадәти булмаган табышмаклар, җәй һәм каникуллар турында җырлар балаларның кәефен күтәрделәр. Балалар бик теләп уйнадылар, барлык эстафеталарда катнаштылар. Алар барлык биремнәрне дә яхшы итеп үтәделәр, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле  үтте. Барлык балалар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International