2022 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә финанс, казначылык һәм салым органнарының берләштерелгән киңәшмәсе узды.
Президент үз чыгышында, Татарстанда милли проектлар кысаларында алып барыла торган эшләрне тизләтергә кирәклеге, шул ук вакытта федераль үзәк белән килешүдә салынган барлык Параметрларга да ирешелергә тиешлеге турында хәбәр итте. "Республиканың берләштерелгән бюджеты чыгымнары якынча 43% тәшкил итте. Ел дәвамында, бигрәк тә федераль акчалар буенча чыгымнарны тигез итеп үткәрү зарурлыгына игътибар итәм. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында илкүләм проектлар чараларына каралган чыгымнар еллык планның 20% ы гына, ә федераль акчалар буенча нибары 15% ы. Бу мәсьәләләрне көн саен контрольдә тотуыгызны сорыйм. Шулай ук барлык министрлыкларга республика чараларын дәүләт программаларына һәм аларны финанслау өчен милли проектларга кертү буенча федераль хакимият органнары белән эшне дәвам итәргә кирәк булачак. Мондый мөмкинлек бар, эшләргә кирәк", - дип игътибарны юнәлтте Президент. Р.Н.Миңнеханов хәбәр иткәнчә, милли проектларны тормышка ашыруга быел республикада 32,5 млрд. сум юнәлдереләчәк, шуларның 10 млрд.сумнан артыгы – республика бюджеты акчалары.