картинг буенча республика ярышлары узды

2022 елның 19 июле, сишәмбе

2022 елның 16-17 июлендә Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында картинг буенча республика ярышлары узды. Ярышларда 160 тан артык спортчы катнашты. Безнең район картингчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.  KZ2 классында Исрафилов Рифат 2 урын, Стриж классынд Насыйбуллин Данис-1 урын, Гәрәев Артур-2 урын, ә Восход классында барлык призлы урыннар безнең спортчылар арасында:1 урын-Исрафилов Рифат, 2 урын-Даминов Динар, 3 урын-Галимов Илнар. Спортчыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International