"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшыру

2022 елның 16 июле, шимбә

Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көне гадәттәгечә 8 нче июль көнне билгеләнелеп үтелә. 2022 елда бу бәйрәм гомумдәүләт бәйрәменә әверелде. 8 нче июль көнне Килдебәк авылында тормыш итүче Каримуллин Миннемехәмәт Вәли улы һәм Зөлхиҗә Сабирҗан кызы гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

Миннемехәмәт абый һәм Зөлхиҗә апа гаиләсе чын-чынлап әлеге медальгә лаек. Әлеге гаилә башкалар өчен үрнәк булып тора. Алар биш бала тәрбияләп үстереп, бүгенгесе көндә уллары Зөлфәт, киленнәре Алия, биш оныклары белән бергә күркәм һәм үрнәк гаилә булып тормыш итәләр. Миннемехәмәт абый һәм Зөлхиҗә апага медальне Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары  Р.Р. Закирҗанов һәм Гаржданлык хәлен теркәү бүлеге җитәкчесе А.И. Шәйхетдинова тапшырдылар. Расих Рахимҗан улы шулай ук Миннемехәмәт абыйга,Зөлхиҗә апага һәм аларның оныкларына район җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгә буләкләрне дә тапшырып, гаиләгә тигезлек, бәхет һәм нык сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International