Мәчеткә экскурсия

2022 елның 15 июле, җомга

Болгарда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап, Иштуган авылы мәдәният йорты белгечләре балалар белән мәчеткә экскурсиягә бардылар. Безнең экскурсиянең максаты - балаларда мәчет турында белемнәр формалаштыру, мәчет һәм ислам диннәре турындагы гади күзаллауларны үстерү иде. Үз милләтеңә һәм башка диннәргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасы нигезләрен формалаштыру. Мәчеттә безне хөрмәтле имам Хәлил Мортазин каршы алды. Ул балаларны мәчетнең бөтен бүлмәләре белән таныштырды, мәчеткә килер алдыннан мөселман кешесенә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Мәчеткә килүче хатын-кызларның  һәм ир-атларның киеме нинди булырга тиешлеге турында аңлатты. Мәчеттә бәйрәм һәм эш көннәрендә намаз укыйлар. Безнең дин Ислам, ә изге китап-Коръән дип атала. Мөселманнар намаздан Ходайга мөрәҗәгать итәләр. Мәчеттә яшь парларның никахлашуы, исем кушу, соңгы юлга озату, намаз уку кебек йолалар уза . Мондый экскурсияләр ярдәмендә балалар башка милләт һәм дин кешеләрен яхшырак аңлый , хөрмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International