«Әти-әниләр һәм балалар – дөньяда алардан да дус юк!»

2022 елның 15 июле, җомга

Гаилә! Әнинең ягымлы тавышын, әтинең кайгыртучан кырыс тавышын хәтерләткән нинди матур сүз. Бу җылы, туган-тумачалары белән уңайлы йорт. Бу кешедә булган иң кыйммәтлесе. Барлык гаиләләр дә төрле, әмма һәр гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә. Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре тарафыннан гаилә ялы кичәсе үткәрелде: «Әти-әниләр һәм балалар – дөньяда алардан да дус юк!». Катнашучылар төрле биремнәр башкардылар: табышмакларга җаваплар таптылар, рәсемнәр буенча әкият персонажларын белделәр, әниләрен кулларыннан эзләп таптылар, кем турында яки җырда нәрсә турында җырланганын белделәр. Балалар гаиләгә багышланган төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар: “Тормышыңнан кызыклы тарихлар”, “Рифманы дәвам ит”, “Минем гаилә”, “Гаилә викторинасы” , ә моңа, әлбәттә, әти-әниләре ярдәм итте. Бәйрәм күңелле ,кызыклы  үтте һәм танып-белү белән генә чикләнмәде, күп кенә уңай хис-кичерешләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International