Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2022 елның 8 июлендә 21 сәгатьтән 9 июлендә 21 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 9 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр,боз явуы көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.