Лесхоз бистәсендә яңа форматтагы офис ачылды

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

2022 елның 17 июнь көнендә Лесхоз бистәсендә Казан региональ үзәгенең "Саба N-3»яңа форматтагы өстәмә офисын ачу тантанасы булды. Офисны ачу тантанасында Саба муниципаль районы Башлыгы-Минниханов Раис Нургали улы, «АК БАРС» банкның Саба өстәмә офисы директоры Галиев Исхак Галимҗан улы, сату офислары төркеме җитәкчесе Ямалтдинова Наилә Наил кызы һәм башкалар катнашты. Без офис ачылу белән котлыйбыз һәм офиста проблемаларның һәрвакыт җиңел генә хәл ителүен, уңышлы эш кайнавын, җиңүгә планнар энтузиазм белән төзелүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International