Дартс уены - ул , техника һәм төгәллек кенә түгел, ә интеллектуаль уен. Саннар белән эшли белергә кирәк, уенны дөрес һәм тиз төгәлләргә кирәк. Шуңа күрә профессиональ уенчылар беренче , икенче, өченче раундта нинди секторда уйнарга кирәклеген яхшы белә инде. Әлбәттә, уен һәрвакытта да уенчының сценарие буенча узмый, һәм ситуациядән тайпылышларны исәпли белү дә мөһим. Әлбәттә, бу, секторлар бәясе таблицасын , тапкырлау таблицасын белгән кебек белүне таләп итә. Һәр дротикны максималь рәвештә кулланырга кирәк!