“Краски лета на асфальте”

2022 елның 10 июне, җомга

Иштуган авыл мәдәният йортында асфальтта рәсем ясау конкурсы үтте. Асфальтта рәсем ясау- мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә әйләнә-тирә дөньяны танып белү, иҗат, фантазия, игътибар, вак моторика күнегүләре, иҗади сәләтләрне үстерү, ә иң мөһиме, яхшы кәеф тә. Асфальтта рәсем  ясап, балалар карандаш һәм пумала белән  кәгазьдә ясаганга караганда бөтенләй башка хисләр кичерәләр. Ахыр чиктә, асфальтта нинди рәсем ясау мөһим түгел, рәсем ясау процессы үзе мөһим, ул балаларга зур ләззәт бирә. Чара ахырына территориядәге барлык асфальт юллары төрле төстәге келәмгә охшап калды. Балалар үз рәсемнәре белән бөтен кешене тынычлыкка һәм яхшылыкка - бәхетле балачак нигезенә өндиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International