Сигезенче июньдә Россиядә социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бүген, 8 нче июнь көнне, социаль хезмәткәр көнен йөзләрчә мең хезмәткәр билгеләп үтә, алар авыр тормыш хәлендә калган, ялгыз картлык, авыру, инвалидлыкмы ул, балаларны тәрбияләү белән авырлыклар булган кешеләргә булышалар.
Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Үзенең сәламләү сүзендә интернат директоры Р.Р. Равилин хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде - «Чөнки безнең һөнәрдә очраклы кешеләр юк һәм һәркем монда үз теләге белән эшли», - дип билгеләп үтте Рөстәм Равил улы.
7 нче июнь көнне «Сабантуй» мәдәният-спорт комплексында узган тантаналы чарада һөнәрнең иң яхшы вәкилләренә күпьеллык хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, Саба районы социаль яклау бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Саба районы администрациясе исеменнән социаль өлкә хезмәткәрләрен котлады һәм лаеклы бүләкләрен Кәримов Марат Рәшит улы тапшырды.