Балаларны яклау көне

2022 елның 3 июне, җомга

1 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Балаларны яклау көненә багышланган «Бәхет – ул балачак, балачак-без» дип исемләнгән бәйрәмчә күңел ачу программасы оештырдылар, төрле уеннар, конфет салюты, татлы бүләкләр тапшырылды. Бүген бөтен дөньяда бәйрәм ителә торган Халыкара балаларны яклау көне. Балалар-Тормыш чәчәкләре. Алар безнең Олы тормышыбызны бизи, аны баета һәм мәгънәгә ия. Һәр кеше үзенең гомерен сагынып искә ала. Ә булачак өлкәннәр, без сагынып, назланып, яратып карыйбыз. Сәламәт, бәхетле балаларны күрү бик күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International