«Сәламәт яшәү бик рәхәт!»

2022 елның 3 июне, җомга

Сәламәт яшәү рәвеше - ул үзләштерелгән белем генә түгел, ә тормыш рәвеше, төрле хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту. Сәламәт яшәү рәвешенең төп компонентлары булып шушылар тора: - физкультура белән шөгыльләнү, йөрү; - рациональ туклану, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү; - әйләнә-тирәлеккә, табигатькә сак караш; - табибка бару; - бер-беребезгә карата дустанә мөнәсәбәт; Сәламәтлек – һәр кешенең генә түгел, бөтен җәмгыятьнең бәһасез байлыгы. Сәламәтлек - кешенең физик һәм психик иминлеге. 31 нче май көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре  балалар белән үткәргән «Сәламәт яшәү бик рәхәт!» дип исемләнгән чарада шушы хакта сөйләштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International