"Халык калейдоскобы"

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

24 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Пушкин картасы" проекты кысаларында халык уеннары һәм йолалары буенча "Халык калейдоскобы" дигән мастер–класс үткәрделәр. Халык уеннары-халык үзенчәлекләренең ачык чагылышы, аларда уйнаучы этносның һәм аның үсеш тарихының чагылышы. Программаны алып баручы балаларга кыскача гына гореф-гадәтләр һәм халык уеннары турында сөйләде. Аннан соң "Умырзая" татар фольклор коллективы "Кичке утыру"  йоласын күрсәтте, анда "Назалы", "Яулык салыш", "Гөлбану", "Түбәтәй" һ.б. уеннар уйнадылар. Катнашучылар "Каравай" уен-җырында әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халык хәрәкәтле "Ручеек" уенында елаган инеш дәвамын сурәтләделәр, шулай ук удмурт, рус халык уеннарын , «Заря-заряница», «Алтын капкалар», «Лапти» уеннарын искә төшерделәр, катнашучыларны тизлектә, җитезлектә, игътибарлылыкта тикшерделәр, гади халык бию хәрәкәтләрен башкарырга өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International