«Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен

2022 елның 22 мае, якшәмбе

21 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар. Уен 4 өлештән торды: 1 — «Татлы-безнең телебез» , 2 – «Табышмаклар», 3 – «Яхшы китап — иң ышанычлы дус», 4 — «Сүзне тап». Һәр өлештәге сорауларга балалар 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш иделәр, дөрес җавап өчен балаларга баллар бирелде. Чара бик мавыктыргыч узды.

   Ә чараның икенче өлешендә балалар "Әдәби алан" проекты кысаларында әзерләнгән биремнәрне чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International