Саба балалар сәнгать мәктәбе укучысы "Йолдызлар-иртәгә" республика иҗат конкурсының гала-концертында катнашты .

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

11 май көнне С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында яшь музыкантларга ярдәм итү буенча «Йолдызлар-иртәгә» республика иҗади конкурсынын  сигезенче сезоны гала-концерты узды. Программа финалистлары La Primavera Казан камера оркестры белән берлектә  чыгыш ясады.

Гала-концертта Татарстанның балалар сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар – пианистлар, скрипкачылар, вокалистлар, халык уен коралларында уйнаучылар катнашты. Алар арасында безнең горурлыгыбыз-Саба балалар сәнгать мәктәбенең скрипка һәм фортепиано сыйныфы укучысы Мухутдинова Элина да бар иде. Ул коллективның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera оркестры белән бер сәхнәдә искиткеч чыгыш ясады. Элинаны һәм аның укытучылары Мухутдинова Э. Н., Вәлиева Д. Р., Маликова Ч. Ф. ны зур  уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагы да югары биеклекләрне яулавын телибез. Уңыш юлында сезгә һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International