7 май радио туган көне буларак дөнья фәне һәм техникасы тарихына кереп калды. Әлеге бәйрәм уңаеннан Казан шәһәренең IT-паркы берничә мастер-класс үткәрә. Саба районы мәктәпләре укучылары да бу чарадан читтә калмадылар. Саба гимназиясе, Сәләтле балалар өчен интернат-мәктәп һәм Шәмәрдән "Рост" лицее укучылары төрле мастер-классларда, мини-ярышларда һәм уеннарда катнашып, вакытларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрделәр.