Җиңү көне-безнең йөрәкләрдә мәңгегә калырга тиеш, фашистларны безнең җирдән куганнан соң күпме генә еллар үтмәсен. Бу бәйрәмгә хөрмәт һәм Ватан өчен горурлык тәрбияләргә балачактан ук кирәк. Нәкъ менә шушы бөек бәйрәм алдыннан, 2022 нче елның 4 нче маенда «Х. и. Валиуллиннар исемендэге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» рәсем сәнгате бүлегендә укытучы Газизова Г.Р. укучылар белән Җиңү көненә сувенир ясау буенча мастер - класс үткәрелде.
Дәрес бәйрәм символикасы һәм илебез өчен 9 май көненең әһәмияте, Ватанны саклаучыларның фидакарьлеге һәм кыюлыгы, аларның батырлыгы турында мотивацион әңгәмә белән башланып китте. Чөнки иң мөһиме – баланың мавыгуы белән генә түгел,ә аның әһәмиятен аңлавы һәм бу символның мәгънәсен аңлавы. Дәреснең теоретик өлешеннән соң укучылар практикага керештеләр. Җиңү көненә сувенир итеп «Тынычлык күгәрчене» ясадылар.