Бөтендөнья мәдәният көне

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

15 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Бөтендөнья мәдәният көне»ндә мәдәният ветераннары белән очрашу кичәсе үткәрделәр. Бу бәйрәм көнендә без мәдәният өлкәсендә күп еллар эшләгән мәдәният ветераннарын чакырырга булдык. Мәдәният көне бөтен дөнья буенча да шактый киң билгеләп үтелә. Безнең чара кызыклы хатирәләр белән башланып китте һәм ул кызыклы сөйләшүләр белән дәвам итте, өлкән буын тәҗрибә, кыйммәтле киңәшләре белән уртаклашты. Чара барышында без тәмле чәй эчтек, истәлеккә фотога төштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International