2022 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы хезмәт,мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова муниципаль район Башлыгы Раис Минниханов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова белән берлектә Югары Утар балалар йортында булдылар. Югары Утар балалар йортының көндәлек эшчәнлеге белән танышып, ремонт-төзелеш мәсьәләләре, биләмәләрне төзекләндерү буенча фикер алыштылар.