ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының эш визиты

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

13 нче апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Зарипова Э.А. эш визиты белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Министрны бу визитта Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н. Минниханов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Л. Н. Гайнетдинова озатып йөрде.

Визит барышында Эльмира Әмир кызы интернатта яшәүчеләр белән әңгәмә корды. Аларның көнкүрешен оештыру һәм ял итү чаралары турында кызыксынды. Хезмәткәрләр белән аралашты. Ремонт-төзелеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук территорияне төзекләндерү темаларына да кагылып үтелде.

Тэги: ОСЗ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International