Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йортында " Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел”дигән темага тарих сәгате.

2022 елның 8 апреле, җомга
2022 елның 8 апрелендә Югары Утар балалар интернат – йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк " Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел»дигән темага тарих сәгате үткәрде. Шөгыльнең максаты: Идел Буе Болгарының Көнчыгыш Европаның иң эре урта гасыр дәүләтләренең берсе булуын, аның халкы урта гасыр цивилизациясенә нигез салучы булуын күрсәтү. Шөгыль башында презентация ярдәмендә хәзерге Татарстан территориясендә яңа дәүләт барлыкка килүе белән Идел буе Болгары дип аталган танышу булды. Шулай ук балалар Идел Буе Болгарының истәлекле урыннары белән таныштылар. Соңыннан балаларга дин турында мәгълүмат бирелде. Болгарларның рухи тормышы турында әңгәмә үткәрелде. - Идел буе Болгары исламны кайсы елда кабул итә? Соңыннан әңгәмәбезгә йомгак ясалды. Шөгыль кызыклы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International