Ел саен 1 апрельдә Халыкара кошлар көне-интернациональ экологик бәйрәм үткәрелә. Шул уңайдан Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Канатлы дуслар» дип исемләнгән викторина һәм рәсем конкурсы үткәрелде. Китапханәче кошларның күптөрлелеге һәм тормыш эшчәнлеге, аларның табигатьтә һәм кеше өчен гаять зур әһәмияте турында сөйләде. » Кошлар - безнең дусларыбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапханәче әлеге китапларга күзәтү үткәрде. Чара китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларны мөстәкыйль карау белән тәмамланды.