Кукмара районында «Урман чаңгы юлы – 2022» спартакиадасы узды

2022 елның 5 марты, шимбә

4 нче март көнне  Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы – 2022» Спартакиадасы булып узды. Чарага 200 дән артык кеше килгән иде. Ярышларда катнашучыларны ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

Урман чаңгы юлы – 2022 " кышкы спартакиадасы нәтиҗәләре буенча, җитәкчеләр арасында беренче урынны «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Илһам Рәхмәтуллин, икенче урынны Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, өченче урынны «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Раил Сәлахов алды.

35 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урынга «Лубян урман – техника көллияте» ДББУ укытучысы Рөстәм Гарифуллин, икенче урынга «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ участок урманчысы Айрат Гайнетдинов, өченче урынга «Шәһәр яны укыту – тәҗрибә урман хуҗалыгы» ТР ДБУнең ДРКР урманчысы Алексей Александров лаек булды.

 

8 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында «Саба урманчылыгы» ДКУ дендрология бакчасы инженеры Наталья Иванова җиңү яулады, икенче урында – «Кайбыч урманчылыгы» ТР ДКУ каравылчысы Лидия Кузьмина, өченчедә – «Лубян урман-техника көллияте» ДБМУ укытучысы Оксана Лаврентьева.

 35 яшьтән һәм өлкәнрәк хатын-кызлар арасында беренче урынны «Саба урманчылыгы» ДКУ инженеры Лилия Галимуллина, икенче урынны «Саба укыту – тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУ баш хисапчысы Рәсилә Галиева, өченче урынны «Буа урманчылыгы» ТР ДКУ урман мастеры Энҗе Мөдәрисова алды.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – «Саба урманчылыгы» ДКУ, икенче урында – «Лубян урман-техника көллияте» ДБМУ, өченчедә - «Шәһәр яны урманчылыгы»ТР ДКУ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International