23 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан "Киез итекләрдә Хоккей" оештырдылар һәм үткәрделәр. Чара котлаулар һәм җырлар белән башланып китте. Ярышларда 5 команда катнашты. Уен бик актив һәм күңелле барды."Сабабаш" командасы җиңүче булды, икенче урында - "Урман" ХК командасы, өченчедә - "Лесные Совы". Барлык командаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җанатарлар өчен коймак, кайнар чәй, фри бәрәңге оештырылган иде. Һәркем өчен дә бәйрәм атмосферасы булды. Без моңа бик шат!