Вакыт узган саен без артка борылып карарга, үткәннәрне барларга яратабыз.Хәтирәләрне барлап, шул вакытларны искә төшереп-күңелдән уздырабыз.Бүген , ягъни 10 февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, шушы җәмгыятьтә озак еллар хезмәт куйган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннарыбыз булып китте. Заманча итеп төзелгән, җиҺазлаштырылган, компьютерлаштырылган, барлык уңайлыкларлар тудырылган сөтчелек комплексларында, бозау торакларында булып- хәйран калдылар. Әлбәттә, хәзерге хезмәт- үткән чордагы белән чагыштырырлык тугел.Механикалаштыру бөтенләй булмаган, Һәр эш кул хезмәте белән башкарылган вакытларны искә төшерделәр.Күңелле очрашу, җәмгыятьнең ашханәсендә, мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.