Пенсионерлар февральдән 8,6% ка индексацияләнгән пенсия ала башладылар

2022 елның 4 феврале, җомга

Эшләмәүче пенсионерлар гыйнварда 5,9 %ка индексацияләнгән пенсиянең 8,6 %ка кадәр арттырылган күләмен 3 февральдән гадәти график буенча ала башлаячак. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, федераль кануннар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр нигезендә Татарстанның 1 миллионнан артык эшләмәүче пенсионерының иминият пенсияләре өстәмә рәвештә 8,6 %ка кадәр индексацияләнде. Бу Росстат мәгълүматлары буенча  2021 елда 8,4% тәшкил иткән инфляция дәрәҗәсеннән югарырак.

"Һәр пенсионерның пенсиясе индексацияләнгәннән соң индивидуаль  күләмдә арта һәм ул пенсионер ала торган пенсиянең күләменә бәйле. Түләүләр автомат рәвештә башкарылачак, алар өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. ", - дип аңлатты Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International