“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” үзенең юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 4 феврале, җомга

Балалар интернат-йорты Татарстанның Саба районы Югары Утар авылында 1962 елда ТАССР Халык хуҗалыгын үстерү планы нигезендә оештырыла. Шул вакыттан бирле 60 ел узды ...

Кем өчен генә билгеләнмәгән интернат-йорт беренче чиратта өй булып тора. Менә инде 60 ел дәвамында учреждение ярдәмгә аеруча мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәтә. Балалар йортында яхшы тормыш шартлары тудырылган. Заманча аппаратура белән җиһазландырылган медицина кабинетлары, уку кабинетлары һәм башкалар бар. Белгечләр иҗади берләшмәләрдә төрле-төрле эш алып баралар.

Учреждениенең төп кыйммәте һәм бизәге-балалар гына түгел, аның белгечләре дә. Алар арасында Имаметдин Гәрәй улы Гәрәев та бар. 1969 елда учреждениенең җитәкчесе итеп билгеләнгәч, ул аның гореф- гадәтләрен саклап кына калмыйча, аны шактый ныгытты. Ул җитәкчелек иткән вакытта интернат-йорт, гади балалар йортыннан алып, акылга зәгыйфь балалар өчен база реабилитация учреждениесе статусын алганчы, үз статусын этаплап күтәрде. Бүген Имаметдин Гәрәй улы, директор урынбасары буларак, аны чын күңелдән яратучы балалар хакына хезмәт итүен дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International