Иске Икшермэ авыл жирлегендэ халык жыены.

2022 елның 4 феврале, җомга

31 гыйнвар көнне Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җирлек башлыгы Нурмөхәммәтов Н. Н. 2021 елга нәтиҗә ясады һәм 2022 елга планнар белән таныштырды. Көн тәртибендә шулай ук җирлекнең бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, полиция участок уполномоченные Сәхәбиев А.А., 2021 елда хокук бозуларны кисәтү һәм җинаятьчелек торышы буенча профилактика эше, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче МР буенча надзор эшләр һәм профилактика эшләре районара бүлеге начальнигы, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе эчке хезмәт подполковнигы Галимуллина А. Р. һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International