Килдебәк авыл җирлегендә җыен

2022 елның 4 феврале, җомга

03 нче февраль көнне Килдебәк авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Килдебәк авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда ZOOM программасы аша дистанцион катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Беренче булып авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2021 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тоттылар һәм 2022 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Полиция участковый уполномоченные А.А. Сибагатов 2021 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча  янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча бүлек җитәкчесе А.Р. Галимуллин Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай ук җыенда Саба районы ветернинария берләшмәсе җитәкчесе З.Р. Ганиев, «Россельхозбанк»ның Сабадагы өстәмә офисы җитәкчесе Р.К. Билалованың чыгышлары тыңланды. Килдебәк  авыл җирлеге башлыгы  Н. Н. Заһидуллин халык каршында 2021 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2022 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International